ВОЗРОЖДЕНИЕ ВЕРЫ!

Местная мусульманская религиозная организация с.Митрялы Темниковского муниципального р-на РМ РДУМ(Мордовский муфтият) счет № 40703810520110000017 в Мордовском РФ ОАО "Россельхозбанк" БИК 048952750 ИНН 7725114488 КПП 132602001 ОГРН 1027700342890 к/с 30101810900000000750 в ГРКЦ НБ РЕСП. МОРДОВИЯ БАНКА РОССИИ.

Адрес: 431238 РМ Темниковский р-он, с.Митрялы, ул.Агафонова, д.2


Телефон: 8 (987) 994 04 16

E-mail: 1rafail13reg@mail.ru

Новости

14:52

Итагать итү(повиноваться) Аллаһка якынайта!

Итагать итү(повиноваться)  Аллаһка якынайта!

            Имамны  мәхәллә  халкы сайлап куя. Инде сайлап куелган имам бар  икән, аңа шул мәхәллә халкы итагать (повиноваться) тиеш булалар.

Пяйгәмбәребез Мөхәммәд (с.а.в.)әйте:           “Имамга оеп намаз уку-вәҗиб, хәтта ул сиңа ошамасада. Илгә куркыныч янаса(если что то грозит) шул илнең патшасы кәфер булсада,  аны саклау-вәҗиб. Мөселманга җеназа намазы уку  вәҗиб, хәтта ул зур гөнахлы булсада”.                    Имамга итагать итмәү фетнә(фитна) чыгара. Коръәндә фетнә бер урында- зинадан да, бер урында –кеше үтерүдән дә яманрык диелгән. Аллаһ Раббыбез Коръәндә(4-че “Ниса” сүрәсе, 59-нчы аять):  “Әй мөэминнәр, Аллаһка итагать итегез һәм Аның расүленә итагать итегез, һәм үзегезнең арагыздан куелган җитәкчеләрегезгә(имам, мөфти) итагать итегез”.

Әлбәттә, буйсыну, итагать итү иң элек Аллаһка һәм аның пәйгәмбәренә тиеш. Ә инде аннан соң билгеләп, сайлап куелган җитәкчеләргә. Пяйгәмбәребез Мөхәммәд (с.а.в.)әйте:  “Мөселман кешесе, ошыймы ул аңа, ошамыймы, үзенең җитәкчесенә буйсынырга тиеш,  фәкать харамга чакырганда гына буйсыну тиеш түгел”. Шулай ук: “Бер кеше буйсынмаган килеш үлеп китсә, аңа кыямәт көнендә Аллаһ каршында бернинди дә яклану юк”, -дип әйте.                                                                       Бүген Аллаһнын сүзен кешеләргә җиткерү,  пәйгәмбәребезнең сөннәтен өйрәтү имамнарга йөкләтелгән. Башка җитәкчеләргә караганда да иң беренче имамнарга итагать итү тиеш. Чөнки киямәть  көнендә һәркем имамнары белән кубарылачак. Пяйгәмбәребез Мөхәммәд (с.а.в.)әйте: “Буйсыныгыз һәм тыңлагыз, чөнки үз гәмәлләре өчен(совершонные дела) алар үзләре җавап(ответ) тота, ә сез үз гамәлләрегез өчен”.                                                                                                     “Берәү имамга буйсынмаган хәлдә үлеп китә икән, җаһилияттә үлеп киткән кешелзрдән саналыр(җаһилия- обозначение первобытной грубости и невежества, предшествующей принятию ислама.), шуңа күрә имамның кайбер гадәтләре(привычки) ошамаса да сабыр итсен”,-диде расүлебез(с.а.в.).

            Бәндә кимчелексез(безошибок) булмы . Кемнең инде кимчелеге юк?  Ин зур гөнаһларның бересе- үз кимчелекләреңне танып, тәүбәгә киләсе урынга, кеше кимчелеген тикшерү. Берәү имамның кимчелекләре күп дип санап,  имамга итагать итми икән, ул кеше үзен өстен куючы була. Димәк ул мин-минлек чире белән авырый.  “Күңелендә тузан бертеге(пылинка) кадәр генә мин-минлек булган кеше дә Җәннәткә кермәс”,-диелә хадистә. Итагать итмәүче, үзен башкалардан өстен дип санаучы, (хәтта теле белән киресен расласа да.(даже если он утверждает обратное)). Димәк ул шайтанга итагать итә. Халык-имамга, имамлар-мөхтәсибкә, мөхтәсибләр-мөфтигә итагать итмәсә, арада шайтан йөрер. Итагатьитмәүчеләрнең  дуслары-шайтан.  

            Мәһәллә  халкы  тарафыннан сайлап куелган һәм мөфти тарафыннан указ бирелгән имам бар икән,  җәмәгать намазына җитәкчелек итү, җеназа уку, никах уку, исем кушу аның вазыфасы(обязанность). Бу эшләрне имам или имам рөхсәт иткән кеше башкара ла. Җомга намазын да имам яки рөхсәт иткән кеше үткәрә. Имам хөтбә укыганда или вәгазь(дин турында) сөйләгәндә,  аны, имамны бүлдерергә(перебивать),  или бер җирдән карап укыймы ул аны, сөйлиме, ризасызлык  белдерергә һичкемнең  хакы юу.  “Мәчеттә өч кеше сөйләр: бересе имам, икенчесе-имам рөхсәт иткән кеше, өченчесе-мактанчык”,- дигән бер хадис бар.

Әгәр имамнан яхшырак эшли алам дип уйлысың икән,  халыкны җыйдырт та мөфтине чакыр, алар каршылы булмасалар, үзеңне сайлат, эшләп күрсәт. Бүген тәнкыйть итүчеләр күп. Бер эт әйткән бит: “Бездә хазер тулы ирек(полная свабода), кемгә телисең, күпме телисең, өрергә була”. Кызганыч,  бүген имамнарга кем күпме тели, шуның кадәр “өрә”ала, әммә кыямәт көнендә җавапка имамнарыбыз белән бергә чакыралачакбыз. Әгәр имамның эшләгән эшендә кимчелеге булса, шулчак аңардан соралачак һәм ул җавап бирәчәк. Хаклы(дөрес)булган имамга иярүчеләргә җавап бирү җиңел булачак. Ә инде имам булмаган әдәмгә ияргән кешеләр җавапны үзләре тотачак. Ул вакытны шайтан да, мактанчык та: “Без сезне адаштырмадык, сез үзегез адаштыгыз”-дип көлеп торырлар.  Кем имамнан или имам рөхсәт иткән кешедән түгел,  ә башкадан исем куштыра, никах һәм җеназа укыттыра икән,  белегез,  шайтан укыткан кебек була. Чөнки имамга буйсынмаган кеше-шайтанга буйсынган әдәм ул. Бүген халыкка Аллаһ сүзен җиткерүдә тырышып йөрүче абыстайларыбызда  аз калды. Аларга Аллаһның  рәхмәте булсын. Әммә аларның араларында мәчетне инкарь итеп, имамны инкарь итеп йөрүчеләре, кай бер җирләрдә күберәк тә.

Имам яки имам рөхсәт иткән кеше түгел, ә башкалар җеназа укып озаткан мәетләр дә озатучыларга үпкәләп(обижаться ителеп), рәнҗеп яталар. Кемдер үз мәһәлләсенең имамына озатырмаска  кушса да, болай эшләү дөрес булмый. Шаригатька хилаф(действия противоречищие шариату) үтәлми. Чөнки бу эш өчен дә кыямәт көнендә имамнардан соралачак.

 

            Аллаһ Раббыбыз атабыз Әдәмне яралткач, аңа(Әдәмгә) сәҗдә кылырга боерды. Барча мәхлукат сәҗдә кылды Әдәмгә. Иблис кенә сәҗдә кылмады. “Ничек инде мин, шундый зур галим, күпме намаз укыган зат, әле бернинди дә гамәле булмаган , балчыктан яратылган шушы затка, Әдәмгә, сәҗдә кылыйм”, дип тәкәберләнде(не подчинился). Әдәмгә сәҗдә белән боеру, ул Аллаһның сынавы иде. Иблис тәкәберлеге аркасында ул сынауны үтә алмады, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелде. Ә без бүген теге яки бу имамның артына басып  намаз укырга теләмәсәк, яки “ошамый ул безгә”, -дип итәгать кылмасак, Иблистан кай җиребез артыграк.? Аллаһ имамнар аркалы да безнең тәкәберлегебезне сыный. Әгәр төрле сәбәп(причина)табып,  имамгамы, мөхтәсибкәме, мөфтигәме итагать итмәсәк,  Иблисның фикердәшләре, дуслары булырбыз, Аллаһ сакласын.

            Аллаһ һәммәбезгәдә хаклыкны танырга,  фитнәдән ерак булырга, бер җәмәгать булып, Аллаһ ризалыгы өчен хөзмәт итәргә һәм Җәннәтләрдә очырашырга насыйп итсен. Әмиин!                                   

 

Ифтар в мечети 2011год.

Остальные фотографии на Я.Фотках

Обратная связь

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

Бесплатный конструктор сайтов - uCoz