ВОЗРОЖДЕНИЕ ВЕРЫ!

Местная мусульманская религиозная организация с.Митрялы Темниковского муниципального р-на РМ РДУМ(Мордовский муфтият) счет № 40703810520110000017 в Мордовском РФ ОАО "Россельхозбанк" БИК 048952750 ИНН 7725114488 КПП 132602001 ОГРН 1027700342890 к/с 30101810900000000750 в ГРКЦ НБ РЕСП. МОРДОВИЯ БАНКА РОССИИ.

Адрес: 431238 РМ Темниковский р-он, с.Митрялы, ул.Агафонова, д.2


Телефон: 8 (987) 994 04 16

E-mail: 1rafail13reg@mail.ru

Новости

23:24

Рамазан ае изгелек ае!

“Әгәр Аллаһ коллары Рамазан аенда булган фазыйләтне һәм бәрәкәтне белсәләр иде, алар бу айның ел буе булуын теләрләр иде”. Бу – пәйгамбәребез Мөхәммәт сүзләре. Рамазанны һәр мөселман зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп ала, бу – гыйбадәт һәм рухи пакьлану ае. Әлеге санаулы көннәрне мөселманнар динебез кушканнарын үтәп һәм, күпме булдыра алалар, шул кадәр күп изгелек эшләп үткәрергә тырышалар.


Рамазан аенда ураза тоту – һәр мөселман өстендә торган бурыч. Ураза гарәпчә “саум” дип атала, һәм ул “тыелу” дигәнне аңлата. Шәригатьтә таң атудан алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан һәм уразаны бозучы барлык гамәлләрдән тыелуны үз эченә ала. Аятьтә болай диелә: “Я, сез иман китергән бәндәләр! Сезгә ураза, сездән алда булган өммәтләргә кебек, фарыз кылынды, шаять, сез тәкъвалылардан булырсыз” (Бәкара сүрәсе). Ураза икенче Һиҗрәт елының Шәгъбан аенда фарыз кылынды. Ураза – ул ашау-эчүдән тыелу гына түгел, бәлки, барлык начар сүзләрдән һәм гамәлләрдән дә тыелу булып тора. Әгәр берегез начарлыкка дучар булсагыз, аңа начарлык белән түгел, киресенчә, изгелек белән җавап бирергә кирәк. Бу – Рамазан аенда гына түгел, безнең тормышыбыз буенча шулай булырга тиеш. Ураза мөселманның рухын пакьлый, тук кешегә ач кешенең хәлен белергә булыша, моңа өстәмә булып, ул Аллаһ Раббысының һәр кешегә булган рәхмәтен тоя ала. 
Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, шундый сүзләрне әйткән: “Берегез бу айны иман һәм өмет белән үткәрсә, ул кешенең алда булган гөнаһлары сөртелер”. Шуңа күрә, бу ай башлану белән, Аллаһы Тәгаләдән кылынган гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга һәм күбрәк изгелек кылып, гөнаһларга илтә торган юлдан читтә булырга кирәк: чөнки бу айда кылынган изгелек һәм начарлык бермә-бер арттырылып языла.
Ураза өчен шул кадәр күп әҗер була, һәм аны бары тик Аллаһы Тәгалә белә. Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, болай ди: “Берегез Рамазан аенда ураза тотып, аны Шәввәлдә алты көн белән тулыландырса, ул ел буе ураза тоткан кебек була”. Аллаһы Тәгалә бу айда җәннәт ишекләрен ача һәм шайтаннарны богаулый.
Бу айда мең айдан хәерлерәк булган бер кич бар, ул – Кадер кичәсе. Бу кичтә изгелек эшләү – мең айда эшләнгән изгелеккә бәрабәр, бу кичә Рамазан аеның ахыргы ун төнендә була, әмма аны төгәл беркем белми, барлык мөселманнар бу кичәнең фазыйләтен алыр өчен, шул ун төнне уяу булып, аларны зикер-тәсбихтә үткәрәләр.
Алда әйтелгәнчә, Рамазан күп фазыйләтләргә һәм башка айлардан аермага ия. Шуларның берсе – тәравих намазы, ул Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, сөннәте булып тора, шулай ук, әйтеп киткәнебезчә, Коръән ае.

Уразада күркәм гамәл булып, авыз ачтыру тора, хәдискә таянып әйткәндә, ураза тотучыларны ашаткан кеше, ураза тотучы әҗерен ала. Авыз ачуны азанның беренче сүзләре ишетелү белән башларга кирәк, ул хөрмә җимеше, су яки берәр татлы ризык белән ачыла.
Уразаны бозучы гамәлләрне дә искә төшереп китик әле. 
1.Таң атканнан башлап, кояш баеганчыга кадәр, ашау-эчүдән тыелу зарури. Шулай ук тәнгә бернинди дә матдә керергә тиеш түгел. Әгәр кеше онытылып ашаса яки эчсә, ул вакытта гөнаһ булмый, Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, әйткәнчә: “Чынлыкта, бу кешене Аллаһы ризыкландырды”.
2. Үз иркең белән косу, әгәр косу ирексездән булса, ул вакытта ураза бозылмый.
3. Җенси мөнәсәбәткә керү. Ураза вакытындагы җенси мөнәсәбәт – бу бозган көн өчен генә түгел, ә кафәрәтне дә таләп итә, ул ике ай рәттән ураза тоту, әгәр булдыра алмаса, 60 кешене ашату зарури.
4. Мәни чыгу. Әгәр мәни уяу вакытта чыкса, җенси мөнәсәбәт вакытында һ.б., ул вакытта ураза бозыла. Әгәр мәни йоклаганда чыкса, ул вакытта ураза бозылмый, ул вакытта кеше госелләнеп (тәнен тулысынча юып) ураза тотуны дәвам итә.
5. Күрем дәверендә яки бала тапкач кан килү.
Ураза тотучының ике шатлыгы. Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа: “Ураза тотучының ике шатлыгы бар: беренчесе – авыз ачканда, икенчесе – Раббысы алдына килеп басканда,” – дип әйткән.
Кеше табигате белән ашау-эчүгә һәм башка төрле ләззәтләргә битараф түгел, безнең һәрберебез азан ишетү белән шатлана, ураза сәбәпле, көн дәверендә тыелган барлык нәрсәләр азан белән рөхсәт ителә. Һәм тагын аннан да зур шатлык: Аллаһ Раббысының кушкан гамәлен үтәгәч, ураза тотучы Кыямәт көнендә Аллаһы вәгъдә иткән әҗерен ала. Ә ул әҗернең бөеклеге, зурлыгы турында Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дип әйткән: “Аллаһы Тәгалә үзенең колларына мөрәҗәгать итеп әйтә: “Кешенең кылган һәрбер гамәле – үзе өчен, әмма уразасы – Минем өчен, аның өчен әҗер-савабын Мин Үзем аңа бирермен, чөнки ул Минем өчен ашау-эчүен калдырды”. Шуңа өстәп, ураза тотучыны бары тик ураза тотучылар керә торган, “Раййән” дип аталган ишектән җәннәткә кертерләр.
Мең айдан хәерле булган Кадер кичәсе. Рамазан аеның төннәре елның иң изге төннәре булып тора, алардан да изге булган төн – Кадер кичәсе. Аллаһ Тәгалә бу төндә Коръәнне иңдергән. Пәйгамбәребез бу төнне уяу үткәрергә өндәгән: “Әгәр берегез бу төнне иман һәм өмет белән үткәрсә, ул кешенең алда булган һәм булачак гөнаһлары кичерелер”. Бу төн, алда әйтеп киткәнчә, Рамазан аеның ахыргы ун төнендә була. Хәдистә китерелгәнчә: “Бу төнне – 21, 23, 25, 27 яки 29 төннәрдән эзләгез”.

Фитыр сәдакасы. Аллаһы Тәгалә алдагы сүзләрне әйткән: “Сезнең берегез дә, үзе яраткан нәрсәдән инфак итмичә, хәерлелеккә ирешә алмас, чынлыкта, Аллаһы – барысын белүче.” Фитыр сәдакасы – олы һәм кече мөселман өстендә булган бурыч. Бу сәдаканы гает көнне бирү хәерлерәк, әгәр алдан бирелсә, гөнаһ юк, әмма гает намазыннан соң бирелсә, ул фитыр сәдакасыннан булмас. 
Гает намазы. Гает көнне иртән сөннәткә, муафыйкъ рәвештә, мәчеткә ашап барырга кирәк. Әнәс пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, намазга барганда, бер-ике хөрмә җимешен ашамыйча чыкмаган, – дип әйткән.
Гает намазы башкаларыннан үзенең үзенчәлекләре белән аерыла, ул ике рәкагатьтән тора.
Рамазан аенда үзен мөселманга санаган кешенең авызында тәмәке яки көнбагыш ашавын һәм тагын да аянычы – сыра эчүен күрергә мөмкин. Бу гамәлләр, Рамазан аена ваемсыз булу белән бергә, зур гөнаһ булып тора, беренчедән, ураза тотмау белән, икенчедән, шундый күргәзмә рәвештә Аллаһы әмерен үтәмәү.
Аллаһы Раббыбыз бу изге айны тиешле рәвештә үткәрергә насыйп итсен. Әмин.

 

Ифтар в мечети 2011год.

Остальные фотографии на Я.Фотках

Обратная связь

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

Бесплатный конструктор сайтов - uCoz